ЯҢАЛЫКЛАР


27
апрель, 2021 ел
сишәмбе

2021 елның 26 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә бөек татар шагыйре әсәрләре буенча иң яхшы балалар рәсемнәре һәм кул эшләнмәләре сайлап алынды. Габдулла Тукайның 135 еллыгына һәм Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында хезмәткәрләрнең балалары арасында рәсем һәм кул эшләре конкурсы игълан ителде. Жюри әгъзаларына 50дән артык эшне бәяләргә туры килде. Жюри составында, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм «Татэкспертцентр» ДБУ белгечләреннән тыш, ТР Рәссамнар берлеге рәисе Альберт Шиабиев, Чәк-чәк музее хуҗабикәсе Мәдинә Таҗетдинова да эшләде. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, компетентлы жюри җиңүчеләрне билгеләде. Менә аларның исемнәре:

Тэги: туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы рәсем бәйгесе Тукайга 135

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International