ЯҢАЛЫКЛАР


4
май, 2021 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында Татарстанның әйдәп баручы музей үзәгендә һәм Идел буенда иң зур мәдәни-тарихи музейларның берсе - Татарстан Республикасы Милли музеенда булдылар.

Тэги: туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы

27
апрель, 2021 ел
сишәмбе

2021 елның 26 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә бөек татар шагыйре әсәрләре буенча иң яхшы балалар рәсемнәре һәм кул эшләнмәләре сайлап алынды. Габдулла Тукайның 135 еллыгына һәм Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында хезмәткәрләрнең балалары арасында рәсем һәм кул эшләре конкурсы игълан ителде. Жюри әгъзаларына 50дән артык эшне бәяләргә туры килде. Жюри составында, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм «Татэкспертцентр» ДБУ белгечләреннән тыш, ТР Рәссамнар берлеге рәисе Альберт Шиабиев, Чәк-чәк музее хуҗабикәсе Мәдинә Таҗетдинова да эшләде. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, компетентлы жюри җиңүчеләрне билгеләде. Менә аларның исемнәре:

Тэги: туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы рәсем бәйгесе Тукайга 135

21
апрель, 2021 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре Татарстан Рәссамнар берлеге оештырган «Яңалыклар һәм традицияләр» дип аталган күргәзмәсендә булдылар. Татарстан Республикасы Рәссамнар берлегенә 85 ел тулды. Бүгенге көндә Берлек сафында 24 халык рәссамы, 71 атказанган сәнгать эшлеклесе һәм 18 Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты исәпләнә.

Тэги: туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы

20
апрель, 2021 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасында 2021 елда игълан ителгән «Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы» кысаларында, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органының төп чаралар планын үтәү йөзеннән, хезмәткәрләр Әлмәт шәһәрендә Саҗидә Сөләйманова исемендәге Үзәк китапханәдә булдылар.

Тэги: туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы

14
апрель, 2021 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Каюм Насыйри музеенда булдылар.

Каюм Насыйри (1825-1902) - галим-энциклопедист, тарихчы - этнограф, тел белгече, язучы, мәгърифәтче. Музей 2002 елда Иске Татар бистәсе территориясендә урнашкан татар агач сәнгате һәйкәле булган йортта ачыла.

Тэги: туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы

10
март, 2021 ел
чәршәмбе

И туган тел, и матур тел!

Әткәм-әнкәмнең теле.

Дөньяда күп нәрсә белдем

Син туган тел аркылы!

Габдулла Тукай

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә хезмәткәрләрнең балалары арасында рәсем конкурсы оештыру матур гадәткә әверелде. Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елында, чираттагы бәйге бөек татар шагыйре Габдулла Тукай әсәрләренә багышланган. Аның әсәрләрендә бүгенге көндәге күп кенә сорауларга җавап табарга мөмкин.

Тэги: туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы

5
март, 2021 ел
җомга

Татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан, Казан территориаль органы хезмәткәрләренең балалары «татар шагыйре Г.Тукай әсәрләре буенча»дигән балалар рәсемнәре һәм кул эшләнмәләре конкурсында катнаштылар. Конкурсны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе үткәрә.

Тэги: туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы

26
февраль, 2021 ел
җомга

Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү, республиканың күпмилләтле халкының бердәмлеген ныгыту максатыннан, 2021 ел Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Яшел Үзән территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Яшел Үзән районы Норлат авылының 8 номерлы авыл китапханәсендә «Ак калфак» татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы каршындагы өлкән яшьтәге кешеләр белән очрашу үткәрде.

Тэги: туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International