Кулланучылар белән очрашу

2017 елның 21 ноябре, сишәмбе

Кулланучылар хокукларын яклау һәм киләчәктә куллану базарын үстерү мөмкинлекләре турында халыкны мәгълүматлы итү “мәгълүматлы ризалык” нигезен тәшкил итә. Кешеләрнең боларны белүен, аңлавын һәм  тормышта куллануын аңлата бу.

Халыкка мәгълүмат бирү юллары – бихисап. Алар арасыннан иң мөһимнәре – халык белән шәхсән очрашулар, мәгълүмати стендлар, белешмә-мәгълүмати материаллар, “кайнар линия”ләр, массакүләм мәгълүмат чаралары һ.б. Халык белән төрледән-төрле очрашулар ел дәвамында дәвам иттерелә.

Әле шушы көннәрдә генә “Роспотребнадзор” ТР буенча идарәсенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск районнарындагы җирле бүлеге, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы, “Татарстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәге” федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск районнарындагы филиалы белгечләре, бергәләшеп, актлар залында кулланучылар белән очрашу үткәрде.

Очрашуда, аерым алганда, техник яктан катлаулы сыйфатсыз товарлар сатып алу мәсьәләсе, җирле телефон хезмәтләрен күрсәтү һәм аларны үзгәртү тәртибе каралды, шулай ук акчага сакчыл караш, керемнәр һәм чыгымнарны дөрес итеп бүлү зарурилыгы турында мәгълүматлар ирештерелде.

Семинарларны ешрак үткәрү тәкъдиме кулланучылар белән очрашуның төп йомгагына әйләнде. Аларның барчасына кулланучылар өчен белешмәлекләр таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International