2017 елның 20 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең дегустацияләр залында Алкогольле продукция буенча республика ведомствоара дегустация комиссиясенең чираттагы утырышы булачак. Анда кулланучылар күңеленә аеруча хуш килгән Россия шампан шәрабләре һәм газлы шәраб эчемлекләре дегустацияләнәчәк.
Дегустациягә тәкъдим ителгән үрнәкләрнең ваклап сату бәясе ( 0,75 л сыешлы бер шешә бәясе): шампан шәрабе – 164 – 270 сум; газлы шәраб эчемлекләре бәясе – 119 – 290 сум.
Дегустациягә, дегустация комиссиясе әгъзаларыннан тыш, «Татэкспертцентр» ГБУ һәм «Татспиртпром» АҖ филиалы – “Казан шәраб заводы” вәкилләре дә чакырылды.