Балтач шәһәрендә күргәзмә-дегустация узды

2024 елның 5 марты, сишәмбе

Кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан Балтач бистәсендә Балтач районы җитештерүчеләре продукцияләренең күргәзмә-презентациясе узды.

Чараның төп идеясе - җирле җитештерүче предприятиеләргә үз продукциясен күрсәтергә мөмкинлек бирү. Аның нәтиҗәсе җирле җитештерү товарларына ихтыяҗның артуы һәм гомумән бизнес - климатның яхшыруы булырга тиеш.

Халыкка һәм кунакларга азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарларның бай ассортименты тәкъдим ителде. ПО «Хлеб» икмәк һәм икмәк-булка эшләнмәләре, колбаса һәм ит продуктлары, мәсәлән, бастурма, прессланган ит, ысланган кош ите, ысланган балык, татлы газлы су тәкъдим итә. КФХ А.Сәмигуллин бал һәм умартачылык продукциясенең киң ассортиментын тәкъдим итте. КФХ Р.З. Закиров ат һәм сыер итеннән эшләнмәләр алып килгән: бу казылык, колбаса, төрле ысланган ризыклар, аларның тәме Татарстанда гына түгел, ә аннан читтә дә дан казанган. «Гомуми туклану» предприятиесе кондитер һәм он әйберләре белән сөендерде, мәсәлән, өчпочмак, пәрәмяч, төрле эчлекләр белән пироглар, чәк-чәк. «Балтач сөт комбинаты» АҖ сырның төрле сортларын татып карарга мөмкинлек бирде. Шулай ук май һәм эремчек тә бар иде.

Барлык кунаклар да җитештерүчеләр тарафыннан эшләнгән мәгълүмати стендларны зур кызыксыну белән өйрәнделәр, җитештерелгән продукция белән таныштылар. Продукциянең тәкъдим ителгән ассортименты кхптөрле иде.

Чара барышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре халыкка җирле продукциянең барлык өстенлекләрен – чималның натуральлеген, сыйфатын, яңалыгын аңлаттылар. Теләге булганнарга конкрет кулланучылар мәсьәләләрен хәл итүче буклетлар тәкъдим иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International