Каракның бүреге яна...

2016 елның 17 мае, сишәмбе

Инде узган елның җәендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына бер пенсионер килеп туган хәлдән чыгуда ярдәм кулы сузуыбызны сорап мөрәҗәгать иткән иде. Баксаң, сатып алынган су фильтрыннан баш тартырга уйлаган икән ул. Чөнки, сатып алганда, товарга документлар да, шул исәптән фильтрны куллану буенча инструкция дә, гарантия талоны да бирелмәгән аңа. Инспекция хезмәткәрләре пенсионерга претензия язарга булышты. Әмма кулланучы ул чагында эшнең зурга китәсен башына да китереп карамагандыр...

Барысы да җәйнең эссе бер көнендә диванда ял итеп ятканда башланып китә. Көтмәгәндә генә яшь мөлаем бер кыз пенсионер фатирына кереп, су фильтры сатып алырга тәкъдим итә. Сүз артыннан сүз китеп, кызый белән фатир хуҗалары арасында матур гына әңгәмә башлана.

Үткен генә бу кыз, краннан аккан суга эксперимент үткәреп, пенсионерларны суүткәргечтәге суның, янәсе, бик пычрак булуына ышандыра. Шундук су чистарту өчен фильтр сатып алырга тәкъдим итә. Фатир хуҗаларының  60000 сумлык товар - безнең өчен бик кыйммәт дип, хафага төшүләреннән кызый тамчы да аптырап калмастан, фильтрны, алдан бер тиен дә түләмичә генә, өлешләп түләп бару шарты белән сатып алырга тәкъдим итә.   Шулай итеп, өлешләп түләп бару шарты белән сату-алу килешүе төзелә һәм сатып алучының анкетасы тутырыла. Шул ук көнне су фильтры урнаштырып та куела.

 Әмма сатучы пенсионерлар фильтрдан баш тартырлар дип уйламагандыр шул. Икенче көнне үк, тиешле озату документларыннан башка гына сатылуы сәбәпле, товардан баш тарту турында претензия ала ул. Ул гына да түгел, кулланучының сатучыга фильтрны сүтеп алу чыгымнарын капларга әзер булуы да ачыклана. Шулай итеп, сатучыга фильтрны сүтеп алудан башка чара калмый. Сүз уңаеннан, сүтеп алу кадәресенең дә сатып алучыга шактый ук кыйммәткә төшүен әйтеп үтәргә кирәк.

Шуның белән фильтр кыйссасы төгәлләнергә дә тиеш иде кебек. Соң, товар сатучыга кире кайтарылган, сатып алучы исә өлешләп түләп бару килешүе буенча бер тиен дә түләргә өлгермәгән. Ягъни сатучы белән кулланучы арасында бер-берсенә карата бернинди дә бурычлар калмаган бит.

Әмма берничә айдан соң пенсионер исеменә банкка  60000 сум чамасы бурычлы булуы турында телефон аша шалтыратулар, СМС-хәбәр җибәрүләр башлана. Бу мәхшәр берничә ай дәвам итә. Пенсионер, түземлеге төкәнеп, хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итә. Әмма җинаять эше кузгатудан баш тарту  турында хәбәр ала. Чөнки фильтр сатучы, акчасы булгач, кредитны түлиячәгенә ышандыра. Ә инде “ни өчен кредит килешүен сатып алучы имзасыннан башка гына рәсмиләштердегез”, дигән сорауга, анкетада сатып алучының сатучыга мондый хокукны ышанып тапшыру турында күрсәтелүен белдерә.

«Әмма мин кредит килешүен төземәдем, товарны кире кайтарып бирдем бит”,  -  дип сыкрана пенсионер. “Санга сугылмаган хокукларыгызны яклау өчен судка мөрәҗәгать итә аласыз”,  -  рәсми документта моңа җавап шул була.

Кыскасы, су фильтры кыйссасы кулланучының судка мөрәҗәгать итүе белән төгәлләнә. Мәнсез сатучы, эшнең кая таба барганын бик яхшы аңлагач, судның беренче утырышына кадәр үк банкка бурычын түләп куя. Каракның бүреге яна шул...

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International