Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган тантаналы эстафетада катнашты. Дәүләт алкоголь инспекциясе ветераннарын һәм хезмәттәшләрен ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов сәламләде.
Ул билгеләп үткәнчә, ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан Республикада төрле чаралар үткәрелә. Шул исәптән татарстанлыларга республикабыз үсешенә керткән өлешләре өчен истәлекле билгеләр дә тапшырыла. Бүген ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе ветераннары Әсхәт Сәлахиев һәм Людмила Певнева шундый истәлекле билгеләр алды.