Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә тәҗрибә алмашу

2023 елның 14 феврале, сишәмбе

Татарстан һәм Башкортостан республикалары арасында хезмәттәшлек турында килешүне гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм Башкортостан Республикасы Сәүдә һәм хезмәтләр министрлыгы вәкилләре эшлекле очрашуда булдылар.

Башкортстан Республикасы Сәүдә һәм хезмәтләр министрының беренче урынбасары Азат Әскәров җитәкләгән делегацияне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов сәламләде.

Очрашуның максаты - Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе белән Башкортостан Республикасы Сәүдә һәм хезмәтләр министрлыгы арасында тәҗрибә уртаклашу.

Кунакларны Татарстан Республикасы территориясендә сыра кегларын маркировкалау буенча эксперимент турында һәм алкоголь продукциясенә минималь бәяләр билгеләүгә кагылышлы сораулар кызыксындырды. Планнан тыш тикшерү чараларын үткәрүгә мораторий шартларында контроль-инспекция эшчәнлеге үзенчәлекләре турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International