Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы тикшерү-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Ирина Галимова Татарстан Республикасы Теләче районының Олы Мәтәскә урта гомуми белем бирү мәктәбендә Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен бәйрәм итүгә багышланган класс сәгате үткәрде.
Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты Венера Өметбаева Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының «Яшел Үзән медицина училищесы» дәүләт автоном һөнәри учреждениесе студентлары өчен дәрес-семинар үткәрде.
Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен уздыру уңаеннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре «Кулланучылар өчен гадел һәм җаваплы ясалма интеллект» темасына түгәрәк өстәл оештырды. Түгәрәк өстәл эшендә Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Зәй районындагы территориаль бүлеге вәкиле, Зәй муниципаль районының Аксар авыл җирлеге вәкилләре, авыл җирлеге башлыгы Юрий Гыйльманов катнашты.
Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Мамадыш муниципаль районында чаралар үткәрделәр.
Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чаралар кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре «Сады» азык-төлек базары территориясендә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча үз эшчәнлеген алып баручы хуҗалык итүче субъектлар һәм сатып алучылар өчен кизү тору үткәрде.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре Роспотребнадзор ҖЧҖ белгече белән берлектә, бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан, кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату максатыннан «Агат» сәүдә йортында консультация өстәле һәм дегустация оештырдылар.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Марат Миназов, төбәк дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашырганда, закон белән саклана торган кыйммәтләргә зыян китерү, зыян китерү куркынычын профилактикалау максатларында, Әлмәт шәһәренең сәүдә объектында профилактик визит үткәрде.
2024 елның 13 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Саба районы КФҮ консультация пунктында гражданнарны кабул итте.
Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен бәйрәм итү кысаларында Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре Чаллы шәһәренең муниципаль автоном мәктәпкәчә белем бирүче 83 нче «Фея» балалар бакчасы учреждениесендә ата-аналар белән очрашу оештырдылар.
Дәүләт структуралары хезмәткәрләре – Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгече Эльвира Милочкина һәм Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Зәй муниципаль районындагы территориаль бүлеге белгече Зөлфия Шәймәрданова Зәй районы Аксарино авылындагы сәүдә объектларында очрашулар оештырдылар.